Логотип Магариф уку
Цитата:

Сөйләшергә тел булсын

(Кыскартып бирелә, «Мәгариф», 1995, №6)

Мәкалә басылып чыкканына утыз елдан артык вакыт узса да, анда күтәрелгән мәсьәләләр – рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең гамәли-коммуникатив принциплары, телне ятлау түгел, ә аралашу чарасы итеп күрсәтү, ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу  бүгенге көндә дә үз көчен югалтмаган. Киресенчә, заман таләпләре һәм яңартылган дәүләт стандартлары шул ук юнәлештәге методик эзләнүләрне тагын да актуальләштерә. Шушы сәбәпле, Абдулла Әсәдуллин белән Кадрия Фәтхуллованың бу хезмәте хәзерге татар теле укытучысына да файдалы методик ярдәмче булыр дип ышанабыз.

 

Уңай тәҗрибә

Татар телен дәүләт теле буларак куллану аның иҗтимагый-мәдәни функцияләрен киңәйтүне, ягъни аны җәмгыяви тормышның барлык даирәләрендә куллануны таләп итә.

«Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында»гы Закон башка милләт кешеләренә татар телен аралаша алырлык дәрәҗәдә өйрәтү бурычын куя һәм моның хокукый яктан гарантиясе дә булып тора. Хәзергә вакытта татар теле – уку йортларында төп укыту фәннәренең берсе.

Рус балаларына татар теле укытуның ни дәрәҗәдә оештырылуыннан республикабызда тел сәясәтенең киләчәктә ничек үсеш алуы, ана телебезнең гамәли һәм интеллектуаль тормышта урын алу-алмавы тора. Мондый шартларда методика фәне алдына да яңа бурычлар куела. Телне укытуның иң нәтиҗәле методларын һәм ысулларын билгеләү, аларны татар телен икенче тел буларак өйрәнүчеләр өчен яраклаштыру аеруча зур әһәмияткә ия. Аерым алганда, бу мөһим эштә чит ил телләрен укыту методикасы казанышларына таяну уңай нәтиҗә бирергә мөмкин.

Хәзерге вакытта «яңа методика» дигән күренеш кулланылышка керде. Төп яңалык  телнең грамматикасын өйрәтүдән аны сөйләшү-аралашу өчен өйрәтүгә күчүдән гыйбарәт. Мондый уңай тәҗрибә рус телен милли мәктәптә укытуда да кулланыла башлады. Шушы нигездә безнең институтта рус телен татар мәктәпләрендә өйрәтүнең яңа системасы эшләнде, башлангыч класслар өчен программалар, дәреслекләр, методик кулланмалар әзерләнде һәм мәктәпләргә тәкъдим ителде.

 

«Яңа методика» дигән тәгълиматның төп фикерләре

Рус балаларына татар теле укытуның фәнни нигезләре турында сүз алып барганда, укытуга гамәли юнәлеш бирү; ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу; сөйләм теленең укырга һәм язарга өйрәтү өчен нигез булуы; укытуны дифференциацияләү һәм интегральләштерү кебек принципларга таянырга туры килә.

Телгә өйрәтү өчен укыту материалын сайлап алу телнең барлык аспектлары арасында бәйләнеш булдырырга тиеш. Ягъни фонетик, лексик, грамматик, фразеологик минимум төзергә кирәк. Бу исә, укучыларга аерым грамматик кагыйдәләрне генә өйрәнеп калмыйча, тел күренешләрен сөйләмдә кулланырлык итеп үзләштерергә дә ярдәм итәчәк. Дәреслекләр төзегәндә дә моны истә тоту мөһим. Сөйләм һәм язма телнең берлегенә (дөрес әйтү – дөрес язу; текстны күреп (укып) һәм ишетеп аңлау; киң кулланылыштагы лексиканы һәм грамматика кагыйдәләрен өйрәнү) омтылырга кирәк.

Лексик һәм грамматик минимум белән беррәттән, дөрес әйтү һәм интонация, көндәлек тормышта аралашу кагыйдәләре, бәйләнешле сөйләм һәм уку күнекмәләре белән таныштыру да әһәмиятле. Аерым ситуацияләргә, темаларга караган укыту материалы белән бәйләнешле рәвештә, татар халкы яши торган республика (Татарстан) турында мәгълүмат бирелә, халкыбызның мәдәнияте, традицияләре, милли-рухи кыйммәтләре турында бәян ителә; темаларның һәм телгә өйрәтү өчен ситуацияләрнең дә шундый эчтәлектәгеләре сайлап алына; алар укыту-өйрәтү методик комплексларына (программаларга, дәреслекләргә, кулланма-ярдәмлекләргә һ.б.) кертелә.

ВРУБКА: Татар телен гамәли кулланылышта өйрәтү модельләре фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик кагыйдәләре үзара бәйләнештә аңлатуны таләп итә; шул вакытта гына укучыларда сөйләм күнекмәләре үсә. Рус балаларына әлеге «кагыйдәләрне» дәреслекләрдә язылган теория яисә схемалар рәвешендә түгел, бәлки билгеле бер сөйләм, сөйләшү үрнәкләре рәвешендә (аларны «синтактик модельләр» дип тә йөртәләр) төшендерергә кирәк.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – телгә өйрәтүне сөйләм эшчәнлегенә бәйләп алып бару. Программаларда лексик, грамматик материал сөйләм берәмлекләре, аларның төрле вариантлары рәвешендә, аерым темаларга караган сүзләр исемлеге, аларны куллану тәртибе турында аңлатмалар белән бергә тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта кулланылышта булган методикада укучыларга тәкъдим ителә торган укыту материалларының күләмен класстан класска арттыру гадәткә кергән. Монда укытуның төп максаты – укучының фикер йөртү һәм сөйләшү сәләтен үстерү икәнлеге исәпкә алынмый. Үзләштерелгән сүзләр һәм грамматик кагыйдәләрнең санын арттыру гына кирәкле нәтиҗәне бирми әле. Моның өчен укыту-тәрбия эшен комплекслы итеп, балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен алып оештырырга кирәк.

Төп принцип – телгә өйрәтүнең гамәли-коммуникатив булуы. Укучылар алган белемнәрен генә түгел, үзләштергән күнекмәләрне дә сөйләшү-аралашуда куллана белергә тиеш. «Яңа методика»га нигезләнгән программаларда белем һәм күнекмәләр бирү бербөтен процесс итеп карала. Яңа материалны ятлау түгел, бәлки шуннан файдаланып, төрле сөйләм эшчәнлеген оештыру мөһим. Алдагы классларда өйрәнелгән укыту материалы киләсе классларда сөйләмне үстерүдә файдаланыла.

Татар телен өйрәнүчедә үз ана телендә фикер йөртү сәләте булганда гына, аның икенче телне үзләштерүе уңышлы бара. Монда укучының татар теленнән үз ана теленә (яки киресенчә) турыдан-туры тәрҗемә итүе тоткарлык ясый. Шуңа күрә рус балаларына татар телен өйрәткәндә, «тәрҗемәсез» күнегүләрнең булуы гаять мөһим.

Укучының ана теле булган рус теле ике максатта: укытуда очрарга мөмкин булган кыенлыкларны алдан күрү; сөйләм күнекмәләрен формалаштыру өчен кирәкле эшчәнлек төрләрен һәм аларның санын билгеләү өчен исәпкә алына.

 

Сөйләм теле мөһимрәк!

Телгә өйрәтүдә иң зур кыенлык – укучының ана теле үзенчәлекләре турындагы белемен һәм күнекмәләрен, калька рәвешендә, өйрәнелә торган телгә күчерүендә. Монда татар теленә генә хас булган агглютинативлык, сингармонизм, тартыклар ассимиляциясе һ.б. күренешләр турында тәфсилләп аңлату-төшендерү ярдәм итә.

Тулаем алганда, рус балаларына татар теле өйрәтүне ике этапка бүлеп карарга мөмкин булыр иде: сөйләм теленә һәм язуга өйрәтү (беренчесе икенчесеннән алдарак башкарыла). Шулай итеп, сөйләм теле укуга һәм язуга өйрәтү чарасы булып та тора. Бу исә татарча сөйләм телен тыңлап өйрәнү өчен әсбаплар әзерләп чыгаруның әһәмиятен тагын да арттыра.

Мәктәпне тәмамлаганда, һәр рус баласы татарча телдән һәм язмача аңлаша алырлык белем һәм күнекмә алып, аларны кулланырга өйрәнеп чыксын өчен, түбәндәгеләргә өйрәтү сорала:

  • сөйләмне тыңлап аңлау;
  • әңгәмәдә катнашу;
  • аерым темалар һәм ситуацияләр буенча сөйләү;
  • төрле жанрдагы текстларны укып аңлау;
  • мәгълүматны язмача белдерү.

Нәкъ менә шушы төр эшчәнлекләр буенча белем һәм күнекмәләрне үстерү иң мөһим бурыч булып саналырга тиеш.

Сөйләм теленә өйрәтү шул телдә сөйләшү-аралашу мохите булганда гына уңышлы була. Иң беренче дәресләрдән үк класста кулланыла торган сүзләрнең үзләштерелүенә ирешергә, шуның аша дәресләрне татарча алып бару мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Телгә өйрәнү материалны ишетүдән башлана, шуннан соң аны кабатлау, сөйләмдә (аралашуда) куллану тора.

Республикабыз укытучылары рус балаларына татар теле өйрәтү буенча байтак тәҗрибә туплап өлгерделәр инде. Алар турында «Мәгариф» журналында да күп кенә мәкаләләр бастырылды.

Фото – нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ