Проблемалы укытудан – федераль дәүләт белем стандартларына
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов фикеренчә, белем бирүнең суверен системасы илнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау, дәүләтнең стратегик өстенлеге һәм милли иминлегенең нигезе булып тора. Әлеге шартларда илебез галимнәре тарафыннан эшләнелгән нәтиҗәле технологияләрне барлау һәм аларны укыту-тәрбия эшендә куллану бик урынлы булыр. Беренче чиратта, күренекле галимебез Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның хезмәтләрен барлау, өйрәнү мөһим роль уйный.
Раиф ЗИННӘТУЛЛИН,
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты,
Татарстанның атказанган укытучысы,
Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк иясе

«Совет мәктәбе» аша
Мәгариф системасында эшли башлавым үткән гасырның 70 нче еллар уртасына туры килде. Мәгариф системасын бу вакытта тотрыклы система дип әйтергә була иде. Күп еллар дәвамында укыту-тәрбия процессын оештыру, дәрес структурасы, укытучының эшчәнлеген бәяләү, укучыларның белемнәрен бәяләү үзгәрешсез калды.
Шул елларда Татарстан Республикасы (ул чорда ТАССР) мәгариф министры булып эшләгән Мирза Мәхмүтовның «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында педагогик темаларга багышланган мәкаләләре киң урын ала башлады. Һичшиксез, ул элек тә булгандыр. Ләкин мин алар белән 1974 елдан башлап кына таныша алдым. Ул мәкаләләрдә «заманча дәрес», «традицион дәрес», «проблемалы укыту» һ.б. педагогик төшенчәләр чагылыш тапты. Ни өчендер университетта укыганда әлеге төшенчәләр турында алган белемнәр истә калмаган. Дөрес, проблемалы укыту идеясе яңалык та булмагандыр. Элек-электән бөек педагоглар һәрвакыт уку процессын танып белү, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен үстерү процессына әйләндерү юлларын эзләгәннәр. Проблемалы укыту элементлары турында хәтта Сократ та искә алган. Бу проблема К.Д. Ушинский хезмәтләрендә дә чагылыш тапкан.
Проблемалы уку технологиясе
М.И. Мәхмүтов исә теорияне практика белән бәйли һәм тулы бер система булдыра алган. Аның фикеренчә, проблемалы укыту технологиясе турында иң гомуми аңлатманы болай бирергә була: «Проблемалы укыту ул – үстерешле укыту төре, анда укучыларның системалы мөстәкыйль эзләнү эшчәнлеге фәннең әзер нәтиҗәләрен үзләштерү яки аларны ачу белән берләштерелә, ә методлар системасы максат кую һәм проблемалылык принцибын исәпкә алып төзелә; укыту һәм өйрәнү процессы укучыларның танып белү мөстәкыйльлеген, уку мотивларының тотрыклылыгын һәм фәнни төшенчәләрне һәм эш итү ысулларын үзләштерү барышында фикерләү сәләтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән, бу исә проблемалы ситуацияләр системасы белән билгеләнә».
Академик Мирза Мәхмүтов һәм аның хезмәттәшләре Зинаида Михайлова, Гусейн Ибраһимов, Мурат Чошанов, Нэлли Мочалова белән берлектә язылган «Проблемалы укытуның теориясе һәм практикасы» (1972), «Татарстан мәктәпләрендә проблемалы укыту» (1972), «Заманча дәрес һәм аны оештыру юллары» (1975), «Мәктәптә проблемалы укытуны оештыру» (1977), «Идеядән – гамәлгә кертелгәнчегә кадәр» (1977) «Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүнең педагогик технологияләре» (1993) кебек хезмәтләре укытучылар өчен һәрчак юл күрсәтүче, иҗади дәрес планнарын булдыруда һәм һөнәри юлда уңышка ирешүдә терәк булган өстәл китапларына әйләнде.
Ни өчен «заманча» дәрес?
Бу сорауга җавап биргәнче, 70–80 нче елларда «традицион» дәреснең ничек аңлатылганын искә төшерергә кирәк. Барыннан да элек, бу дәреснең аңлатмалы-күрсәтмәле структурасына кагыла: ул сорау алу, яңа материалны аңлату, ныгыту һәм өй эшен үз эченә алган. Бу катгый структура еллар буе совет педагогикасында өстенлек итте, ул укучыларның билгеле бер белем һәм күнекмәләрне формаль үзләштерүенә юнәлдерелгән иде.
М.И. Мәхмүтов дәреснең заманча структурасын һәм яңа педагогик технологияләр тәкъдим итеп кенә калмады, бәлки укыту процессының уңышлылык шартларын җентекләп күрсәтте. «Проблемалы укытуның, димәк, дәреснең уңышлы, нәтиҗәле булуы югары квалификацияле белгеч – укытучы-педагог булуга бәйле», – дип язды М.И. Мәхмүтов. Уку процессының нәтиҗәлелеге укытучының «системалы иҗади эшчәнлегенең яңа дәрәҗәсенә» бәйле, ягъни укытучының эчтәлек белән нәтиҗәле эш итү, проблемалы ситуацияләр тудыру, укучыларны мөстәкыйль танып белү эшчәнлегенә дәртләндерү, бу эшләрне грамоталы идарә итү сәләтенә бәйле.
Мәхмүтовның дәрес структурасы
Мирза Исмәгыйль улы тәкъдим иткән заманча дәрес структурасы түбәндәге этаплардан тора:
а) алдан алган белемнәрне актуальләштерү һәм укучыларда яңа материалны өйрәнүгә кызыксындыру (мотивация) тудыру;
б) яңа төшенчәләр һәм эш итү ысулларын формалаштыру;
в) күнекмәләр һәм осталыкларны формалаштыру;
г) өй эше.
Галим, башка фән эшлекләреннән аермалы буларак, дәрес этапларын оештыруны тәфсилләп аңлата, мисаллар белән дәлилли, практика белән бәйли. Галимнең һәм аның хезмәттәшләренең фәнни эшләрендә (70 нче елларда) тәкъдим ителгән дәрес планының схемасы түбәндәгечә:
I. Дәрес темасы.
1. Максат.
2. Дәреснең тибы, төре.
3. Методлар (укыту һәм укыту методлары яки аларның дәреснең төрле этапларында ярашуы).
4. Күрсәтмәлелек, чыганаклар.
II. Алдан алган белемнәрне актуальләштерү.
- Терәк белемнәр (төшенчәләр һәм фактлар).
- Узган дәрес, мәгълүмати материал белән бәйләнеш.
- Мөстәкыйль эшчәнлекнең төре.
- Индивидуальләштерү ысуллары һәм чаралары.
- Укучыларның темага, дәрескә һәм иҗат итүгә кызыксыну уяту ысуллары.
- Эш барышын контрольдә тоту рәвеше.
III. Яңа төшенчәләр һәм эш итү ысулларын формалаштыру.
- Яңа төшенчәләр һәм аларны өйрәнү ысуллары.
- Төп һәм ярдәмче проблемалар.
- Проблемалы һәм мәгълүмати сораулар (проблемалы ситуация булдыру өчен).
- Хәл итү ысулларының төрле вариантлары, проблеманы чишүгә юнәлтелгән ярдәмчел сораулар.
- Мөстәкыйль эш төре һәм аның эчтәлеге (индивидуаль эш).
IV. Күнекмә һәм осталыкларны формалаштыру.
- Мөстәкыйль эш төрләре (фронталь һәм дифференциацияләнгән).
- Аерым осталык һәм күнекмәләр (сорау бирә яки аңа җавап бирә белү, типик бурычларны хәл итү һ.б.).
- Кире мәгълүмат алу ысуллары, укучыларның белемнәрен бәяләү.
V. Өй эше.
1. Дәрес материалыннан чыгып бирелгән эшләр.
2. Мөстәкыйль эш төре (иҗади характердагы дифференциацияләнгән эшләр, аларның күләме, мәгълүмат чыганаклары һ.б.
Мирза Мәхмүтов хезмәтләрендә дәресне анализлау, үзанализ мәсьәләләренә дә зур урын бирә. Бу исә укытучыларга дәреснең уңышлы якларын, килеп туган проблемаларны хәл итәргә, ә мәктәп җитәкчелегенә укытучының, балаларның эшчәнлегенә объектив бәя бирергә мөмкинлек тудыра.
Йөзләрчә дәрес каралды
Әгәр дә «традицион дәрес»тә төп игътибар укытучыга юнәлтелгән булса, «проблемалы дәрес»тә укытучының укучылар эшчәнлеген оештыра алуына игътибар бирелде. Мәктәп җитәкчеләре, мәктәп инспекторларыннан, «традицион дәрес»не караганнан соң, яхшы укытучы турында мондый фикер ишетергә туры килә иде. Дәрес материалын укытучы укучыларына «чәйнәп каптырды, балаларга йотасы гына калды».
Галим һәм аның хезмәттәшләре, дәүләт яки фәнни оешмаларда, югары уку йортларында эшләүләренә карамастан, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә булдылар. Төрле фән укытучыларының йөзләрчә, меңнәрчә дәресләрен карап, аларны анализлап, мөгаллимнәргә, мәктәп җитәкчеләренә эшлекле, кыйммәтле фикерләрен җиткерделәр. Бу урында 24 ел Яр Чаллы мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән, педагогик хезмәт ветераны Хәмит Габдрахман улы Рәхмәтуллинның сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. «1973 елда ТАССРның мәгариф министры Мирза Мәхмүтов җитәкчелегендә зур «педагогик десант» Чаллы шәһәренә килде. Делегациянең максаты педагогик коллективларга практик ярдәм күрсәтү иде. Әлеге десант составына министр урынбасарлары Р.А. Галиәхмәтов, З.Е. Михайлова, Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институты директоры М.Ү. Яхьяев, министрлык белгечләре, институт методистлары, Казан шәһәре мәктәпләре җитәкчеләре кергән. 56 белгечтән торган төркем мәктәпләрдә йөзләрчә дәрес, дәрестән тыш чаралар карады, әлеге чарага Чаллы мәктәпләренең 80 проценты тартылды. Бер яктан, Чаллы шәһәре укытучылары проблемалы укыту юнәлешендә эш тәҗрибәләрен күрсәтсәләр, икенче яктан, авторларның үзләреннән методик ярдәм алдылар, без аларга бик рәхмәтле булдык».
Һәр саны көтеп алынды
Бу чорда «Совет мәктәбе» журналы да проблемалы укыту мәсьәләләрен пропагандалауда, тәҗрибә уртаклашуда, методик яңалыкларны укытучыларга, тәрбиячеләргә җиткерүдә зур роль уйнады. Журналда Татарстан укытучыларының белем күтәрү институтының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы белгечләре Г.Х. Ахбарова, Т.О. Скиргайло, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире З.Н. Хәбибуллина, физика кафедрасы мөдире Р.Ә. Исламшин, башка кафедра хезмәткәрләренең, РСФСР мәгариф министрлыгы каршындагы Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалы галимнәре Г. Жданова, Р. Гарифҗанова, Б. Мифтахов, Ф. Исламов һәм башка галимнәрнең проблемалы укытуга кагылышлы мәкаләләре белән беррәттән төрле предметлар буенча дәрес эшкәртмәләре даими рәвештә басылды. Бу проблемалы дәресләрне оештыруда зур ярдәм булды. Бигрәк тә авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучылар журналның һәр санын көтеп алдылар.
Мәхмүтов хезмәтләрендә бар иде
Бүгенге мәгариф системасындагы үзгәрешләр дәресләрне оештыру һәм үткәрүгә яңа таләпләр куя. Алар федераль дәүләт белем стандартларында, федераль белем бирү программаларында ачык чагылыш тапкан. 2004 елны илебездә беренче буын федераль дәүләт белем стандартлары кабул ителде, ул Дәүләт белем стандартлары дип аталды. Икенче буын стандартлар 2009 елдан башлап гамәлгә керә башлады. Хәзерге вакытта яңартылган Федераль дәүләт белем стандартлары тормышка ашырыла. Стандартның нигезендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш ята. Ул укучыларның уку-танып белү эшчәнлеген активлаштыруны, укучыларда тәнкыйди фикер формалаштыру, үз эшчәнлеген оештыра белүне күз уңында тота. ФДББС шартларында укытучы белем бирү процессын оештыручы һәм идарә итүче булып тора. Бу таләпләр Мирза Мәхмүтовның хезмәтләрендә дә чагылыш тапкан иде. Димәк, Мәхмүтов һәм аның хезмәттәшләренең педагогик хезмәтләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган, федераль дәүләт белем стандартларын, федераль белем бирү программаларын тормышка ашыруда методик ярдәмлек булып тора.
Автор фотосы





Комментарийлар