Гимназиянең энҗесе
Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә озак еллар дәвамында республикада яшәүче күпмилләтле халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә этномәдәни мәгариф моделе тормышка ашырылып килә. Ул үз эченә елның-елында К. Насыйри исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференцияне уздыру; К. Насыйри исемендәге мәктәп музееның тәрбияви мөмкинлекләрен файдалану; Татарстандагы һәм башка республикалардагы тарихи истәлекле урыннар белән бәйле экскурсия маршрутларын актив файдалану; заманча мәгълүмати медиатехнологияләрне файдаланып, виртуаль экскурсия маршрутлары булдыру; Россия Федерациясе төбәкләре белән элемтәләрне киңәйтү; Татарстан Республикасы халыкларының тарихи, мәдәни мирасын саклау буенча бихисап юнәлешләрне үз эченә ала.
200 дән артык экспонат
Бу нисбәттән галим, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге этнография музееның эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. Музей ике өлештән булып, аның беренчесе тарихи шәхес – данлыклы якташлары, Югары Шырдан авылы тумасы Каюм Насыйрига, икенче бүлеге Гомәр Саттаров, Назыйм Ханзафаров, Рәшит Кәлимуллин, Резедә Ганиева, Фәрит Йосыпов кебек шәһәр һәм районнан чыккан мәшһүрләргә багышлана.
Энтузиаст укытучылар һәм белемгә омтылучан укучыларның уртак тырышлыгы белән булдырылган әлеге музей үзенең эшчәнлеген 1995 елдан бирле алып бара. Аны «гимназиянең энҗесе» дип йөртүләрендә дә һич арттыру күрмим. «Мәктәп музее» (фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен ул шундый статуска ия) кысаларында башкарылган эш-гамәлләрнең ни дәрәҗәдә җитди булуын, андагы милли мохит тудыра торган экспонатларның мөһимлеген һәм дә мәктәп музейлары арасында үткән республика конкурсы призёры булуын, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүен дә исәпләсәк, «энҗе» сүзенең чыннан да аңа ябышып торуын чамаларбыз.
Музейга аяк басуга ук, безне Каюм Насыйри бюсты каршылый, чыннан да музейның исеме җисеменә туры килә. 200 дән артык экспонат тупланган фондның төп өлешен укучылар, укытучылар тарафыннан авыллардан җыелган әйберләр тәшкил итә. Түрдә үзенә генә хас җиһазлары, чигешләре, суккан кызыл башлы сөлгеләре, ашъяулыклар, бала бишеге күренеп торган авыл өе. Милли киемнәрдән бала итәкле күлмәк, җилән, камзуллар, бизәнү әйберләре игътибарны җәлеп итә. Савыт-саба, борынгы эш кораллары барысы да максатка яраклы. ХIX гасырга караган Коръән китабы (1907, Саблуков тәрҗемәсе) шулай ук уникаль ядкярләрнең берсе булып тора. Дисбе, көмеш тәңкәләр, итек басу җайланмасы, кул тегермәне, туку станы ирексездән сине бөтенләй башка чор – Каюм Насыйри яшәгән дәвер белән тоташтыра.
Каюм Насыйри эргәсендә
Диварлар буйлап тезелеп киткән бай материаллар белән танышкан һәркем үзен Каюм Насыйри эргәсендә итеп тоя һәм, әлбәттә инде, мәңге саекмас мирасыбызны саклаучыларга рәхмәт хисләрен белдерми калмыйдыр. Чөнки профессор Хатыйп ага Миңнегулов әйтмешли, биредә барысы да: «Белеп, зәвык белән тупланган эчтәлекле материаллар». Каюм Насыйриның тел гыйлеменә караган (аеруча татарча-русча, русча-татарча сүзлекләрен, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Рус теленең грамматикасы»н төзүе һ.б.) хезмәтләре, мөгаллимлек эше, еллык өстәл календарьлары чыгаруы да шактый киң яктыртыла. «Кавагыйде китабәт» дип аталган дөрес язу һәм орфография кагыйдәләре китабында исә галим: «Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе – анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе – укытучыдан укыганда, гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел... » – дип искәрткән. «Кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр», – диюче дә ул.
–Музей эшенә мәктәптәге тәрбия чараларының электән килгән бер юнәлеше итеп кенә карамыйбыз, бездә ул төрледән-төрле шөгыльләрне, очрашуларны, дәресләрне үз эченә алучы кодрәтле бер инструмент булып тора, – ди музейның алыштыргысыз җитәкчесе, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Лотфулла кызы Нәҗметдинова. – Гомумән, без дәрестән тыш эшчәнлеккә укыту-тәрбия процессының алыштыргысыз бер өлеше буларак карап, аны укучыларның үсешенә ярдәм итәрлек итеп оештырырга тырышабыз. Бу урын Каюм Насыйри мирасы аша балаларыбызга рухи-әхлакый тәрбия бирүче, туган телебез белән кызыксынуны арттыручы үзәк ролен дә үти. Музей дәресләрендә укучылар Каюм Насыйри иҗатын, мәгърифәтче галимнең тормыш юлын, аның киңкырлы эшчәнлеген өйрәнә. 1 сентябрь һәм гимназистлыкка багышлау йоласын үткән көн дә музей белән танышудан башлана. Моннан 100 ел элек Галимҗан Ибраһимов мәгърифәтче Каюм Насыйрины «бөек реформатор» дип атап, аны «татар халкына Европага юл яручы, Европа гыйлемнәрен беренче популярлаштыручы» шәхес буларак бәяли. Моның белән беребез дә бәхәсләшә алмый. Музейда тупланган кызыклы материалларга нигезләнеп экскурсоводларыбыз «Каюм Насыйри – галим һәм мәгърифәтче», «Каюм Насыйри – мөгаллим һәм тәрбияче», «Каюм Насыйри – сәнгатьче», «Татар халкының данлы тарихы», «Идел буе татарларының тормыш-көнкүреше» кебек темаларга кызыклы экскурсияләр уздыралар. 5 нче сыйныфлардан башлап укучыларыбыздан инде берничә буын экскурсоводлар әзерләдек.
Автор фотосы
Комментарийлар