Логотип Магариф уку
Цитата:

Эш сөйгәнне – ил сөяр

Авыл мәктәпләренең бүгенге торышы белән танышу максатыннан Әлки районының Түбән Әлки авылына сәфәр кылдык. Ике катлы белем йорты башкалардан аерылып тора. Җилкапканы ачып керүгә, ике яклап тезелеп киткән чыршылар, зур мәйданны биләп торган яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы күзгә ташлана. Бер мәлгә үзеңне агрокөллияткә килеп кергән кебек хис итәсең.

Яңалыкка омтылыш

Гади урта мәктәп булса да, биредә федераль мәгариф проектын гамәлгә ашыру максатыннан 2024 елда агрокласслар ачылган. Шул нигездә авыл хуҗалыгында кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә, яшь белгечләрне кызыксындырырга һәм аларга еллар буе тупланган тәҗрибәне тапшырып калырга исәпләре. Әлки районы авыл хуҗалыгы буенча республикабызда алда баручылар сафында. Әмма Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендәге предприятиеләр авыл яшьләрен үзенә суырып торган чагы.

– Мәктәптә хезмәт тәрбиясенә элек тә игътибар бирелде, авыл балалары тырыш, яшьтән эшләп үсә. Күмәк хуҗалыклар булмагач, берара авыл хуҗалыгы белгечләренә дә ихтыяҗ кимеде шул, – дип сөйләде директор Венера Гайнетдинова. – Шулай да авылда калырга теләүчеләр бар әле. Соңгы вакытта 9 укучыбыз Әлки агрокөллиятенә укырга керде. Агрокласслар ачылгач, киләчәктә авылда төпләнеп калырга теләгән яшьләрне эшле, һөнәрле итү хакында эш бирүчеләр белән бергәләп кайгыртабыз. Бу мәсьәләдә безгә район җитәкчелеге дә, партнёрларыбыз: бертуган Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар да ярдәм итә. Мәктәпнең укыту-тәҗрибә кишәрлеге 3 гектар мәйданны били. Анда җәйге чорда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, бер өлешен ярминкәләрдә сатабыз. Укучылар да ярдәм итә, хезмәт күнекмәләре дә ала. Сатудан кергән керем мәктәп ихтыяҗына, шул ук укучыларга тотыла.

 

Гаилә тәрбиясе

– Үзебез дә – гаилә һәм мәктәп тәрбиясен алып, эшләп үскән балалар, – дип сүзен дәвам итә директор. – Сыйныф җитәкчеләрем Мария Рассадина, Нурия Сәгъдиева кебек берсеннән-берсе талантлы, тәҗрибәле укытучылардан белем алдым. Алар миңа мәктәп тормышының серләрен ачты. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәндә, аның янына еш бара идем. Күңелемдә балаларга карата мәхәббәтне, педагог һөнәренә хөрмәтне нәкъ менә шунда әнкәй тәрбияләгәндер. Әтием – механизатор, тырыш, тәвәккәл, алтын куллы кеше иде. Индустриаль педагогик техникумда укып, хезмәт укытучысы булып эшли башлавымда аның йогынтысы зур иде. Мәктәпләрдә балаларга хезмәт дәресләре кирәкмәгән чорны да үтәргә туры килде. Шуңа да икенче белгечлек үзләштердем – балаларны инглиз теленә өйрәтәм.

Венера Сәйдетдин кызы башта озак еллар буе туган авылы Чуваш Кичүендә эшләгән, аннары Татар Әхмәте мәктәбенә директор итеп билгеләгәннәр. Соңгы биш елда Түбән Әлкидә. Аңарда җитәкчелек итү осталыгы, таләпчәнлек, шул ук вакытта гадилек, алдан күрүчәнлек, көчле рух, үҗәтлек кебек сыйфатлар ярылып ята. Нинди генә эшкә тотынса да, ахырына хәтле уңышлы итеп башкарып чыгуны максат итеп куя. Болары – үзе әйткәнчә, әбисе Нургали кызы Минзиядән күчкән сыйфатлар. Ул гомер буе миллионер совхозда терлекчелек комплексы бригадиры булган.

 

Буыннар чылбыры өзелмәсен

Түбән Әлки мәктәбе укытучылар коллективы эшчәнлеге, укучыларның шәхси уңышлары белән стендлар, шәхси әйберләр, музей экспонатлары аша да танышырга мөмкин.

Түбән Әлки мәктәбе үзенең беренче укучыларын 1917 елда мәчет каршындагы мәдрәсә бинасында кабул иткән. «Сәнәкчеләр бунты» вакытында уку берничә айга тукталып торган. 30 нчы еллар башында байлар йортларын сүтеп, аннан мәктәп бинасын тергезеп чыкканнар. Башта җидееллык сыйныфлар булган, 1951/1952 уку елыннан башлап урта белем бирүгә күчкәннәр. Яңа типтагы ике катлы таш мәктәпкә 45 ел элек нигез салганнар. Балалар саны 200 дән артып киткән чаклары булган, хәзер 83 укучы, 20 укытучы зур мәктәпне тутырып тора.

Биредә хәзер авыл һәм мәгариф тарихын чагылдырган экспонатлар туплап «Туган як музее»н ачканнар. Анда төрле елларда әлеге белем учагын саклап тоткан 17 директор һәм мөгаллимнәр, аерым шәхесләр турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Анда Түбән Әлки авылының беренче укытучылары Таһир Рәхимов, Касыйм Вәлиев, Гаян Вәлиева исемнәре алтын хәрефләр белән язылган.

– Элекке укучыларыбыз да мәктәп белән элемтәне саклый, очрашып торабыз. Шуларның берсе – Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт. Безнең укучылар өчен ул – бар яктан үрнәк шәхес. Аның башлангычы белән оешкан  «Мәктәп театр-студия»без уңышлы эшләп килә. Музейда тагын ике күренекле актрисаның сәхнә костюмнарын, бизәнү әйберләрен күрергә мөмкин: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Исламия Мәхмүтова белән Рузия Мотыйгуллина – Югары Әлки авылы кызлары, икесе дә бездә укыганнар. Түбән Әлкидән РСФСРның халык артисты Галия Булатова. Аларның Г. Камал һәм К. Тинчурин исемендәге театр сәхнәләрендә башкарган рольләрен әйтеп тору артык булыр. Авыл җире элек-электән талантларга бай булган, дип әйтәсем килә, – диде Венера Сәйдетдин кызы.

Кем белә, бәлки, бүгенге яшьләр арасыннан да талантлы артистлар үсеп чыгар. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Мәктәп яңарып тора. Соңгы вакытта математика, рус, татар теле, башлангыч сыйныфлар кабинетларын ремонтлаганнар, һәркайсы кабатланмас, үзенә хас стильдә, күңелгә ятыш төрле төсләргә буялган. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында укучыларны Тукай, рус теле бүлмәсендә Есенин каршы ала.

1–11 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләр 2024 елны «Туган авылым» проектын гамәлгә куйганнар һәм анда актив катнашканнар. Һәр сыйныфка татар авылының көнкүреш әйберләрен ясау бурычы куелган һәм нәтиҗәдә мәктәптә тарихи һәм яңа йортлардан торган искиткеч авыл макеты барлыкка килгән.

Укучылар өчен эмоциональ яктан бушану, ял итү бүлмәсен ачканнар. Анда килеп керү белән, үзеңне кошлар сайравына күмелгән урман аланында кебек хис итәсең. Күрше бүлмәдә мәктәп бакчасында үстерелгән һәм туган яктагы болыннардан җыеп кайткан шифалы үләннәрдән ясалган хуш исле, тәмле чәйдән авыз итәргә мөмкин. Укытучы апалары чәйләрне әзерләү серләренә дә өйрәтә әле. Монысы кызлар – булачак хуҗабикәләр өчен аеруча файдалы.

 

Батырлык үлемсез ул

Бүгенге җәмгыять үсеп килүче буынга күп таләпләр куя. Аларны Ватанны саклаучы, туган ягын һәм туган телен яратучы чын кешеләр итеп тәрбияләү бурычы укытучылар өлешенә дә төшә. Укучыларның ватанпәрвәр ир-егетләр булып үсүләре – укытучылар өчен дә зур горурлык. Алар арасында Әфганстанда, башка хәрби конфликтларда, соңгы елларда махсус хәрби операциядә катнашканнары да бар. Шуның белән бәйле мәгълүматларны даими җыеп баралар. Алгы сызыкка җиңүгә рухландырган хатлар юллыйлар, окоп шәмнәре ясап, сеткалар үреп җибәрәләр, гуманитар ярдәм күрсәтәләр. Ялга кайткан хәрби егетләрне укучылар белән очрашуларга чакыралар, аларның гаиләләре белән аралашып, хәбәрләшеп торалар. Барчасының теләге бер: илдә иминлек урнашып, һәммәсе дә исән-имин кайтсыннар, гаиләләрен һәм остазларын кылган батырлыклары белән сөендерсеннәр.

– Мәктәптә патриотик рухтагы чаралар һәрдаим узып тора. Ватанны саклаучылар көне, Бөек Җиңү бәйрәмнәре безнең өчен аеруча истәлекле һәм дулкынландыргыч була. Шул уңайдан оештырган очрашуларга элек ветераннарны да чакыра идек. Түбән Әлкидә яшәгән районыбыздагы иң соңгы сугыш ветераны Хаҗим Фәхретдинов узган ел 101 яшендә арабыздан китте. Ул сугышта пулемётчы булган, 1943 елны авыр яраланып, бер аяксыз кайткан. 70 яшенә кадәр колхозда бригадир булып эшләвенә, 20 ел дәвамында авыл мулласы вазифасын башкаруына соклана идек. Әсхәт Хисмәтнең әтисен дә Бөек Ватан сугышы ветераны буларак искә алабыз. Аларның батырлыгы үлемсез! Яшь буын да шуны тирән аңлап, илебез иминлеген сакларга лаеклы алмаш булып үсәргә тиеш. Без әлеге кыйммәтләрне дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда балаларның күңелләренә сеңдерергә тырышабыз, – дип тәмамлады сүзен Түбән Әлки мәктәбе директоры.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ