Без һәрвакыт әзер!
Тарихны белгән кешеләр 19 май В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне икәнен белә. Бүген ул Россия күләмендә балалар хәрәкәте туган көне буларак билгеләп үтелә. Безнең илдә ул күп еллар буе бердәнбер балалар оешмасы буларак гамәлдә булды һәм, балалар оешмасы булудан бигрәк, мәктәп тормышын оештыру формасына әверелгән иде.

Иҗтимагый тормыш мәктәбе
Балалар оешмалары – иҗтимагый хәрәкәтләрнең бер өлеше. Алар яшь буынны тормышка әзерләүдә, аның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауда зур әһәмияткә ия. Кагыйдә буларак, берләшмәләр мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, яшәү урынында төзелә. Балалар оешмалары – иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Анда катнашу буш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә, шәхес буларак танылырга ярдәм итә. Әнә шуңа күрә мәктәп балалар тәрбияләүдә төрле социаль институтлар йогынтысын искә алмый калмый. Алар арасында төрле балалар оешмалары эшчәнлеге аерым урын алып тора.
Республикада балалар һәм яшүсмерләр оешмасының бай тарихы, педагогик-методик эшне оештыруда зур тәҗрибәсе бар. Пионер һәм комсомол оешмалары таркалу чорында Татарстан педагоглары балалар хәрәкәтенең тәрбияви мөмкинлекләрен, методик куәтен һәм кадрларын саклап кала алдылар. Балаларны үзешчәнлекле иҗтимагый коллективта тәрбияләүнең әһәмиятен исбатладылар. Бу эштә дәвамчанлык бозылмады.
Яшьләр оешмаларына керү бурычы
Шул вакытта гамәлдә булган Татарстан Республикасының «Яшьләр турында» һәм «Мәгариф турында»гы кануннары укучыларның балалар һәм яшьләр оешмаларына, хәрәкәтләренә берләшү хокукын таный. Дәүләт учреҗдениеләренә исә яшь гражданнарның балалар һәм яшьләр оешмаларына керүенә, алар эшчәнлегендә катнашуына булышлык итү бурычы йөкләнә. Балалар оешмаларына рәсми рәвештә теркәлеп, юридик статус алып, үз эшчәнлекләрен җәелдерү өчен кануни, норматив-хокукый, концептуаль һәм оештыру нигезләрен булдыру шарт. Ул көндә республикада шушы таләпләрне үтәп, рәсми рәвештә теркәлгән оешмалардан «Татарстан балалар һәм яшүсмерләр федерациясе»н, «Татарстан варислары берлеге»н атап үтәргә мөмкин. Татарстан варислары берлегенең үзенә генә хас программалары да («Мирас юлы», «Эзтабар юлдашы»), популярлык казанган эшләре дә бар.
Шундый чаралар – «Туган як серләре» экспедициясе, гаилә шәҗәрәсен төзү буенча «Минем гаиләм» акциясе, гаилә ядкәрләрен саклау буенча «Әбием сандыгы» операциясе, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган ягына «Тукай эзләре буйлап» сәяхәте, республика активының «Мирас» исемендәге лагере – Татарстан варислары берлегенең эшчәнлегенең төп юнәлешләре. Болардан тыш Татарстан варислары берлеге пионер оешмаларында булган уңай традицияләрне дәвам итә: хәзер шәфкатьлелек, волонтёрлар юнәлеше дип аталучы тимурчылык эшенең безнең оешмада беркайчан да тукталганы булмады. «Мирас юлы», «Эзтабар юлдашы» программалары әйдәманнарга, сыйныф җитәкчеләренә укучылар оешмаларының мөмкинлекләрен тәрбия эшчәнлегендә киңрәк файдаланырга нигез, укучыларга мөстәкыйль фикер йөртергә, мөһим социаль проектларда катнашырга, үзләрен туган ил һәм туган як тормышына лаеклы өлеш кертүче итеп тоярга мөмкинлек бирә.
Татарстан варислары берлегенең үз атрибутлары: Татарстан дәүләт символикасы элементлары кергән галстуклары, значоклары, белгечлекләрен күрсәтә торган билгеләре бар.
Скаутлар тарала алмады
Балалар хәрәкәтенең 100 елдан артык булган тәҗрибәсе бар. Күпьеллык халыкара тәҗрибә туплаган скаут оешмалары яшьләр даирәсенә тизрәк үтеп керә. Әмма эшчәнлекләрендә чит илләр йогынтысы булу, динилек, оешмага кабул ителү өчен взнос түләү һәм башка таләпләр аларга киң таралу мөмкинлеге бирми. Шуңа күрә мондый оешмалар милли төбәкләрдә аз.
Җәмгыятьне демократияләштерү шартларында балалар оешмалары эшчәнлеген үзгәртеп корырга кирәклеге ачыкланды. Аның иң нәтиҗәле ысулы – балаларга эшчәнлек һәм аралашу өлкәсен, берләшмә, оешма, төркемнәрне сайлап алу мөмкинлеген бирү. Эшчәнлекнең эчтәлеге һәм эш формалары һәм методлары белән аерылып торучы программалар, баланың яшенә бәйле рәвештә, аларның кызыксынулары диапазонын һәм ихтыяҗларын искә алып төзелә. Балалар һәм өлкәннәр бергәләп эшләгәндә, мәнфәгатьләре уртак булганда гына берләшмәдә социальләшү процессы нәтиҗәле була.
Белешмә:
Хәзерге вакытта Татарстан балалар хәрәкәтендә 359 793 бала (барлык укучыларның 84,7 проценты) катнаша. Бүгенге көндә республикада Татарстан варислары берлеге, «Яшь армияче» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге, җәмәгать тәртибен бозуны профилактикалау буенча мәктәп отрядлары, наркотикларга каршы көрәшү буенча Республика волонтёрлар проектын тормышка ашыручы мөстәкыйль балалар отрядлары, юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары, тимурчылык, волонтёрлар хәрәкәте, «Җиңү волонтёрлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге эшләп килә.
Балалар хәрәкәтен җанландыру
Хәзерге иҗтимагый-икътисади шартлар яңача яшәргә һәм эшләргә сәләтле, үз эшчәнлеге һәм тормыш дәрәҗәсе өчен җаваплы кешеләр тәрбияләү бурычын куя. Әмма иҗади, мөстәкыйль, җаваплылык хисе үсеш алган шәхес тәрбияләүгә социаль таләпнең дәүләт сәясәтендә чагылыш тапмавы да балалар хәрәкәтен, аның эшчәнлеген җитәрлек дәрәҗәдә бәяләмәүне күрсәтә.
Заманча тәрбия алган кеше үз халкының милли традицияләрен белергә, дөнья мәдәнияте кыйммәтләрен үзләштерергә, дөньякүләм мәдәни яссылыкта тулы хокуклы шәхес булырга тиеш.
Бүгенге көндә балалар хәрәкәте эшчәнлеген җанландыруга мәктәпләрдә 2022 елның 1 сентябреннән «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү» проекты кысаларында Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелгән директорларның тәрбия һәм балалар иҗтимагый оешмалары белән үзара бәйләнешне булдыру буенча киңәшчеләре булуы да зур этәргеч булып тора.
Соңгы елларда Татарстан варислары берлеге республикада балалар хәрәкәтен үстерү буенча «Урман могҗизасы» («Лесное чудо») консультатив үзәге (җитәкчесе – педагогика фәннәре кандидаты Владимир Дергунов) белән әйдәманнар, сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре методистлары өчен төрле чаралар, җыеннар, семинарлар үткәрә.





Комментарийлар