Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларда шикәр чире

Ел саен Татарстанда якынча 90 балада шикәр чире авыруы табыла, ә берничә ел элек бу күрсәткеч ике тапкырга түбәнрәк булган. Авыруның сәбәпләре нидә? Диабет турында Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-эндокринологы Анна Аксёнова сөйли.

 

Шикәр диабеты нәрсә ул?

Шикәр диабеты ‒ хроник авыру, ул организмның кандагы глюкоза (шикәр) дәрәҗәсен дөрес көйли алмавы турында сөйли. Глюкоза ‒ безнең күзәнәкләр өчен төп энергия чыганагы. Аны үзләштерү өчен ашказаны асты бизендә эшләп чыгарыла торган инсулин гормоны кирәк. Шикәр диабеты вакытында инсулин бөтенләй булмый (бик аз), яки организм күзәнәкләре аңа дөрес реакция бирми. Нәтиҗәдә күзәнәкләр «ач» кала, ә глюкоза канда җыела. Бу күренеш гипергликемия дип атала һәм ул организм өчен куркыныч.

 

Балаларда шикәр диабетының нинди төрләре очрый?

Балаларда 1 нче типтагы (аутоиммун) шикәр диабеты киң таралган (90 проценттан артык очрак). Бу – иммун системасы ашказаны асты бизенең инсулин җитештерүче күзәнәкләренә (бета-күзәнәкләргә) ялгыш һөҗүм итеп таркату халәте. Нәтиҗәдә инсулин эшләп чыгарылмый башлый һәм бала гомере буе аны өстәмә кабул итәргә мәҗбүр була.

Кайчандыр икенче типлы шикәр диабеты балаларда бик сирәк күзәтелсә, хәзер, симерү һәм аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә, ул да яшүсмерләрдә еш очрый башлады. Бу типта инсулин җитештерелә, ләкин организм күзәнәкләре аңа сизгер түгел (инсулинга каршы тора).

Диабетның башка специфик типлары: моноген формалары (MODY, неонаталь диабет), генетик синдромнар, эндокринопатияләр вакытында (эндокрин бизләре белән бәйле авырулар) яки ашказаны асты бизенең зарарлануы нәтиҗәсендә, мәсәлән, панкреатиттан соң барлыкка килгән диабет.

 

Балада шикәр чире үсешенең сәбәпләре нинди?

Сәбәпләре диабетның төренә бәйле. Беренче типлы диабет өчен бу ‒ генетик комбинацияләр (кайбер геннар баланың әлеге чиргә бирешүенә сәбәпче) һәм аутоиммун процессны башлаучы әйләнә-тирәгә бәйле факторлар. Мисал өчен, энтеровирус, Коксаки кебек вируслы инфекцияләр яки көчле стресс. Шуны искәртү мөһим: 1 нче тип диабет баллы ризыклар ашауга яки гаиләнең яшәү рәвешенә бәйле түгел. Диабетның икенче тибы барлыкка килүгә төп сәбәп – симерү һәм артык тән массасы нәтиҗәсендә инсулинга каршы тору. Монда дөрес тукланмау, түбән активлык һәм нәселдән күчү кебек факторлар йогынты ясый ала.

 

Балалар диабеты олыларныкыннан нәрсә белән аерыла?

Балалар диабетның беренче аутоиммун тибы белән еш авырый, олыларда 2 нче тип диабет өстенлек итә. ВРЕЗКА Балаларда диабет кискен үсеш ала, ә олылар бу чир белән еллар буе симптомнарсыз яшәргә мөмкин. Пубертат чоры, гормональ үзгәрешләр, психологик факторлар нәтиҗәсендә балаларда бу авыру тиз тарала, аны контрольдә тоту авырлаша. Балачакта озак дәвам иткән гипергликемия алга таба күзләргә, бөерләргә, кан тамырларына зыян салырга, өзлегүләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә авыруның башлангыч чорында ук тиешле күрсәткечләргә ирешеп, аларны саклау мөһим.

 

Диабет нәселдән күчә аламы?

Әйе, диабетның алда әйтеп үтелгән ике төрендә дә нәселдәнлек факторы бар.

 

Әти-әни баласының шикәр чире белән авыруын нинди билгеләр буенча чамалый ала?

Түбәндәге билгеләр берьюлы барлыкка килгәндә һәм көчәйгәндә сагаерга сәбәп бар:

1. Полиурия – еш һәм күп итеп сию. Бала бәдрәфкә еш йөри башлый, төнлә энурез (сидекне тота алмау) барлыкка килә. Бу ‒ организмның артык глюкозаны сидек аша чыгаруы.

2. Полидипсия – көчле сусау. Бала гадәттәгедән күбрәк сыеклык эчә, хәтта төнлә уянып та су сорарга мөмкин.

3. Полифагия – бала гадәттәгедән күп ашый, әмма авырлык җыймый. Бу – иң куркыныч билгеләрнең берсе, чөнки организм глюкозадан энергия алмыйча, булган майларын һәм мускулларын тарката башлый.

4. Хәлсезлек, тиз ару, укуында калышу: бала сүлпәнәя, аз уйный, арыганлыгына зарлана – бу вакытта аның күзәнәкләре тиешле глюкоза алмаудан ач тора дигән сүз.

5. Баланың авызыннан ацетон исе килә. Бу куркыныч билге – кетоацидоз, организмда инсулин җитмәү сәбәпле, кетон тәнчекләре барлыкка килү. Мондый очракта кичекмәстән хастаханәгә барырга кирәк. Әгәр балада алда санап үтелгән билгеләрнең икесе генә барлыкка килсә дә, тиз арада табибка күренергә һәм канда глюкоза дәрәҗәсен тикшертү мөһим.

 

Шикәр чиренә тикшеренү өчен нинди анализлар бирергә кирәк?

Диабет диагнозы лаборатория күрсәткечләре һәм клиник симптомнар комбинациясенә нигезләнеп билгеләнә. Табибка барганда глюкозаны күрсәтә торган кан һәм сидек анализларын тапшырырга була. Шулай ук сидек анализында кетон күрсәткечләре булса яхшы. Кан анализы ач карынга тамырдан алынырга тиеш. Табиб, шуларга нигезләнеп, алга таба тикшеренү юлларын билгели.

 

Бала диабет белән кинәт кенә авырып китә аламы?

Әйе, 1 нче тип шикәр чире өчен бу гадәти хәл. Авыру берничә атна дәвамында көчәергә мөмкин. Ул кечкенә сабыйларда һәм вируслы инфекцияләр кичергән балаларда тиз арада барлыкка килә. Сау-сәламәт бала 2–3 атна эчендә кетоацидоз халәтенә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә ата-ананың бала сәламәтлеге турында хәбәрдар булуы бик мөһим.

 

Сәламәт балаларга профилактик тикшеренү үтәргә кирәкме? Россиядә һәм күпчелек илләрдә сәламәт балалар арасында беренче типтагы шикәр диабетына массакүләм скрининг үткәрелми. Бу очракта төп профилактика чарасы – ата-аналар һәм педиатрларның диабет симптомнарын белүе.

 

Канда шикәр дәрәҗәсенең нормасы бармы? Алар баланың яшенә бәйлеме?

Әйе, мондый күрсәткечләр бар һәм алар, яңа туган сабыйлардан кала, балалар, яшүсмерләр һәм олылар өчен бер. Сәламәт кешенең глюкоза күрсәткече ‒ <6,1 ммоль/л. Шикәр чире белән авыручыларның мондый күрсәткеч нормаларын эндокринолог билгели.

 

Дәвалау

Балаларда беренче типтагы шикәр диабетын дәвалау процессы ‒ гомерлек инсулин терапиясе, әлеге өлкәне һәрдаим өйрәнү һәм үз-үзеңне контрольдә тоту. Бу «диабет белән идарә итү» комплексы дип атала, ул түбәндәгедән гыйбарәт:

ИНСУЛИН. Бала организмына инсулин шприц-каләм яисә махсус помпа ярдәмендә көнгә берничә тапкыр кертелә, ким дигәндә көненә 4–6 инъекция ясала. Мондый помпа сәламәт ашказаны асты бизенең эшен төгәл имитацияли.

ГЛЮКОЗА. Кандагы глюкоза дәрәҗәсен тәүлеккә ким дигәндә 6–8 тапкыр махсус глюкометр яки тагын да заманчарак ысул – глюкозаны өзлексез тикшерү системасы (НМГ) ярдәмендә контрольдә тоту зарур. НГМ реаль вакыт аралыгында кандагы үзгәрешләрне күрә, гипо- һәм гипергликемияне кисәтә ала.

ТУКЛАНУ. Ризыктагы инсулин дозасын билгеләү өчен углеводларны исәпләү, ягъни икмәк берәмлеген (ХЕ) санау мөһим.

ФИЗИК АКТИВЛЫК. Даими, әмма чамалы физик авырлыкны көйләү мөһим. Әмма физик активлыкка кадәр һәм аннан соң кандагы гликемияне контрольдә тотарга кирәк.

ДИАБЕТНЫ ӨЙРӘНҮ. Өйдә шикәр чире белән авыручы бала булганда, гаилә әгъзаларының барысы диярлек стандарт булмаган хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген (авырганда, спортта, бәйрәмнәрдә), кагыйдәләрне, шикәр микъдарын исәпләргә өйрәнә. Бу максатта «Диабет мәктәбе»н үтәргә була.

 

Туклану

Диабет белән авыручы баланың туклану режимы – барлык балаларга киңәш ителә торган рациональ, дөрес туклану. Аерым ризыктан тыю юк, әмма катгый кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

ДАИМИЛЕК: көнгә өч тапкыр ашау һәм гипогликемияне булдырмау өчен 2–3 тапкыр тамак ялгап алу.

УГЛЕВОДЛАРНЫ ИСӘПТӘ ТОТУ: рациондагы мондый төр ризыкларны (ипи, ботка, җиләк-җимеш, сөт, баллы ризык) углевод граммына яки икмәк берәмлегенә (ХЕ) күчерү. Һәр шундый берәмлек аша бала кыска яки ультракыска инсулин дозасын ала.

БАЛАНСЛЫ ТУКЛАНУ: ашарга утырган саен, баланың алдында аксымга, майга, акрын углеводларга бай ризыклар (түбән гликемияле индекслы ярмалар, тулы бөртекле икмәк) һәм яшелчәләр булырга тиеш. Шикәр, баллы эчемлекләр, конфетлар кебек җиңел үзләштерелә торган углеводларны чикләргә кирәк.

 

Спорт

Диабет белән авырган балага спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Спорт белән шөгыльләнү күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеген арттыра, матдәләр алмашын көйли, баланың психологик халәтен яхшырта. Шөгыльне аның теләген исәпкә алып сайлагыз, әмма кайбер экстремаль спорт төрләренә игътибарлы булырга кирәк. Җәрәхәтләр алу куркынычы булган спорт төрләре (мисал өчен, альпинизм, дайвинг, автоспорт, бокс) авыр гипогликемиягә китерергә мөмкин, бу очракта тиз арада ярдәм күрсәтү кыенлаша. Төп кагыйдә: спорт белән шөгыльләнә башлаганчы, шөгыль вакытында һәм тренировкадан соң гликемияне контрольдә тоту. Үзең белән җиңел углеводлар (глюкозалы дарулар, сок) һәм элемтә өчен телефон йөртү мөһим. Еш кына спорт белән шөгыльләнер алдыннан инсулин дозасын төшерергә һәм өстәмә углеводлар кабул итәргә кирәк.

 

 Шикәр дәрәҗәсен ничек исәпләргә? (кызыклы нейро-аппарат рәсеме куеп)

Диагнозы расланган бала турында сүз алып барсак, төп ысул – глюкометр. Шикәр дәрәҗәсен бармактагы капилляр кан аша исәплиләр. Моны тәүлеккә 6–8 тапкыр: ашар алдыннан, йоклаганчы, кайчак төнлә, шулай ук спорт белән шөгыльләнгәндә, бала үзен начар хис иткәндә ач карынга эшләргә кирәк. Хәзерге вакытта глюкозаны өзлексез тикшерү системасы да (НГМ) еш кулланыла. Бу сенсорлы мәгълүмат ысулы 1–2 атнага тире астына кертелә. Ул һәр биш минут саен смартфон яки помпага бала организмындагы глюкоза микъдары турында күрсәткечләрне юллый. Бу – диабет белән идарә итү өлкәсендә революция. Аның ярдәмендә шикәр, инсулин дозасы, ХЕ һәм аерым очракларны теркәп барырга, үз-үзеңне контрольдә тотарга була. Шушы күрсәткечләргә карап табиб баланы дәвалауга үзгәрешләр кертә, чөнки даими рәвештә глюкозаны тикшереп тору кечкенә организм өчен зыянлы булырга мөмкин.

 

Беренче типлы шикәр диабеты булганда тулысынча дәвалану мөмкин түгел, чөнки югалган бета-күзәнәкләр тернәкләнми.

 

ГМ-инфо

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 1 нче тип шикәр диабеты белән авыручы 1659 бала исәпләнә. Әлеге балаларга инвалидлык буенча пособияләр каралган, алар инсулинлы дарулар, үз-үзеңне контрольдә тоту өчен чаралар һәм глюкозаны өзлексез тикшерү системасы белән тәэмин ителә. Татарстанда диабет белән авыручы балалар өчен махсус шифаханәләр юк. Шул ук вакытта дәвалаучы табиб күрсәтмәсе буенча, каршылыклар булмаган очракта, баланы гомуми профильле республика шифаханәләренә җибәрергә мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ