Логотип Магариф уку
Цитата:

Балачак мәңге хәтердә

(4 нче сыйныф, рус төркемендә татар әдәбияты дәресе)

Гөлназ ЯРУЛЛИНА,

Лаеш районы Усад бистәсендәге

күппрофильле «Инноватика» лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: Г.Тукай «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны әдипнең балачагы белән таныштыру, шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.

 

Дәрес барышы

А. Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле вокаль-симфоник поэмасы яңгырый.

I. Мотивлаштыру-ориентлашу

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар!

– Һәр көн диярлек күрешәбез без,

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без.

Мәңгегә шулай дуслык-татулык

Торсын яктыртып, диешәбез без.

 

  1. Белемнәрне тигезләү (сораулык)

– 1909 елда Тукай үзенең балачагы турында «Исемдә калганнар» дигән повесть яза. Без бүген сезнең белән шул әсәрдән өзек укырбыз.

– Сез бу өзектә нәрсә турында сүз барыр дип уйлыйсыз? (Тукайның балачагы турында.)

–  Чыннан да шулай микән, әйдәгез, өзекне укып чыгабыз. (Укучылар өзекне укый.)

Өзекне тыңлаганда нинди хисләр кичердегез? Повесть кем исеменнән сөйләнә? (Кызгану хисе. Автор исеменнән.)

Хәзер әлеге әсәрдә очрый торган берничә сүз белән танышыйк. (Укучылар сүзлек өстендә эшли.)

Тол калу – ире үлү.

Асрау – карау.

Иң мохтаҗ булдыклары – иң кирәкле.

Мөгамәлә – мөнәсәбәт (отношение).

Хикәя итү – сөйләү.

Җөмләдән – шул исәптән.

Мәшәкать – борчулы эш.

Табигый – әлбәттә.

Фикере илә – фикере белән, уйлап.

Үзләшү – күнегү.

Галәм – дөнья.

Җеназа – үлгән кешене күмү йоласы.

Шактый җир – шактый ара.

Укучылар, без кайсы әсәр өстендә эшлибез әле? («Исемдә калганнар» автобиографик әсәрен өйрәнәбез.)

Беренче бүлек нәрсә турында? Тукайның балачагы ни өчен авыр дибез? Тукай нинди кайгылар, авырлыклар күрә? Ул кайларда яши? Слайдтагы модельне файдаланып сөйләп күрсәтегез. (Укучыларның җавабы тыңланыла.)

 

  1. УМ кую
  • Габдулла Тукайның тормыш юлы белән танышуны дәвам итәбез.

 

Куелган сорауга бергәләп җавап бирү.

1 нче бирем. Сүзлек белән эш (проекторда).

Хәзер, укучылар, яңа сүзләр һәм сүзтезмәләр белән танышабыз.

Арбасына – на телегу.

Озатырга – провожать.

Яланаяклы – босоногие.

Янәшә – рядом. 

– Укучылар, әйтегез әле, яланаяк сүзе русча ничек булды? (Укучылар җавабы.)

– Ялт иттердем сүзе ясалыш ягыннан нинди?

Үзбәя

– Укучылар, әлеге текстта яңа сүзләр бирелә, игътибарлы булыгыз.

2 нче бирем. «Исемдә калганнар» әсәренең II бүлеген 94 нче биттән  башлап мөстәкыйль уку.

– «Тукайны Кырлайга кем алып кайта?» соравына җавап бирегез. (Укучылар җавабы.)

3 нче бирем. Автор артыннан бару юлы белән укылган өлешне анализлау.

Укучылар, Тукайның тормыш юлы (балачагы) буенча төзи башлаган модельне тәмамларга ярдәм итегез әле. Тукай тагын кайларда яшәгән? Балачагы турында кем сөйләп карый?

 

(Модельгә таянып, укучылар төркемнәрдә бер-берсенә сөйләп карый.)

4 нче бирем. Бу өзеккә сез нинди исем кушар идегез? Һәр төркем үз вариантын тәкъдим итә.

5 нче бирем. Рәсемгә туры килгән өзекне уку. (Слайд буенча)

Парлашып эшләү. Мәкальләрне төзе, ул без укыган өзеккә туры киләме?

1. Өйнең яме ана белән.

2. Атасы барның бәхете бар.

3. Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

4. Дөньяда иң ачы – ятимлек ачысы.

5. Теле чибәрнең үзе чибәр.

6. Ата-анасын хурлаган – үзен хурлаган булыр.

7. Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.

8. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

 

4. Рефлексия

Модельдән файдаланып, һәркем әсәрнең эчтәлеген сөйли.

– Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? Укучылар, һәрберегез үз эшен ничек бәяли.

Үзбәя

Өй эше (вариантлап бирелә, сайлап алу мөмкинлеге тудырыла).

1. Габдулла Тукай яшәгән урыннарны белергә.

2. Үз сүзләрегез белән эчтәлекне сөйләргә өйрәнергә.

3. Повестьны тулысынча укып чыксагыз тагын да яхшы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ