Логотип Магариф уку
Цитата:

Әстерханда Тукай рухы

Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән мәктәпләр бик күп. Әмма читкә чыккан саен аның исеменең кадере тагын да ныграк артадыр кебек. Әстерхан шәһәрендәге Тукай һәйкәле янәшәсендә дә бөек шагыйрьнең исемен йөрткән 74 нче мәктәп урнашкан.

Гасырлар аша килгән рух

Быел Әстерхандагы Габдулла Тукай исемен йөрткән 74 нче мәктәп үзенең 100 еллык юбилеен каршылый. Аның тарихы 1926 елдан – татарлар күпләп яшәгән җирдә ачылган башлангыч милли мәктәптән башлана. Бүген исә ул – төбәктә татар телен һәм мәдәниятен саклап килгән бердәнбер зур уку үзәге.

Бу уку йортына Габдулла Тукай исеме бирелү дә очраклы гына түгел. Бөек шагыйрьнең язмыш җепләре дә Әстерхан белән бәйләнгән. 1911 елда ул бирегә дусты Сәгыйть Рәмиев янына килә. Шәһәрнең татар тормышы кайнап торган Тияк бистәсендә яши, Идел буйларында йөреп, халык тормышын күзәтә, рухи көч туплый.

Әстерхан ул чорда татар мәдәниятенең мөһим үзәкләренең берсе була: хәйрия җәмгыятьләре мәктәпләр тота, театр эшли, газета-журналлар чыга. Милли тормышның тамырлары бүген дә өзелмәгән – аларның дәвамы нәкъ менә 74 нче мәктәптә чагыла.

 

Бер карар – бер язмыш

2013 елда Әстерхандагы 74 нче мәктәп янында сквер ачылып, Габдулла Тукайга һәйкәл куела. Нәкъ шул вакытта Надежда Гоголевага, мәктәпкә Тукай исемен бирергә, дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итә.

– Әлбәттә, башта икеләнеп калдым. Моңа укытучылар, ата-аналар, балалар, югары оешмалар ничек карар? Әмма Тукай шәхесен тирәнрәк аңлагач, бу юлның дөреслегенә инандым. Мин инде башкаларга да бу карарның дөреслеген аңлата ала идем. Иң мөһиме – Тукайны күңелеңә үткәрү, – дип искә ала Надежда Гоголева.

Шул вакыттан башлап мәктәптә татар теле һәм әдәбияты системалы рәвештә укытыла башлый. Инде беренче елда ук педагогик коллектив татар теле һәм әдәбиятын актив өйрәнүгә керешә. Директорның төп принцибы – балаларны милләт буенча аермау, ә татар телен Россия халыкларының бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше итеп кабул итү. Бүген инде ел саен ике сыйныфта татар теле тирәнтен өйрәнелә.

Надежда Гоголева фикеренчә, телләрне өйрәнү  ул – үзара аңлашуга, мәдәниятләрне якынайтуга илтүче юл.

– Без барыбыз да төрле, ләкин шул ук вакытта бер-беребезне аңларга өйрәнергә кирәк. Моның өчен безгә уртак тел табу гына түгел, бер-беребезнең телен дә йөрәк аша кабул итү мөһим, – ди ул.

 

Мәктәптән – милләт киләчәгенә

Бүген Әстерхандагы Габдулла Тукай исемендәге 74 нче урта мәктәптә 1500 ләп бала укый, шуларның 40 проценты – татарлар. Әмма иң мөһиме саннарда түгел: мәктәп күпмилләтле балаларны берләштергән чын мәдәни мәйданга әверелгән. Казах, төрекмән һәм башка милләт балалары да татар теле дәресләренә теләп йөри. Бу инде телнең аралашу чарасы гына түгел, ә рухи күпер булуын күрсәтә.

Монда беркемне дә милләтенә карап аермыйлар. Киресенчә, һәр балага үзенчәлеген саклап, уртак кыйммәтләр табарга ярдәм итәләр. Укытуда мәдәнияткә бәйле аспектка аеруча игътибар бирелә: татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары, уеннары, санамышлары, мәкальләре һәм әйтемнәре киң кулланыла. Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен параллель үстерү принцибы даими рәвештә гамәлгә ашырыла: эш индивидуаль, парларда һәм төркемнәрдә оештырыла. Укучылар төркемнәрдә эшли, сөйләм күнекмәләрен үстерә, иҗади проектларда катнаша. Иң әһәмиятлесе:  балаларда телгә карата уңай мөнәсәбәт формалаша. Телне 100 процент үзләштерү күрсәткече дә шуны раслый: укыту алымнары дөрес сайланган.

Укытучылар да читтә калмый: конкурслар, олимпиадалар, семинарларда катнашып, тәҗрибә уртаклаша.

 

Өмет чаткысы

Әмма мәктәп алдында торган мәсьәләләр дә җитәрлек. Бүген өлкәдә татар теле укытучыларының саны бик аз. Мәктәпне киңәйтү, аерым бина булдыру кебек хыяллар да әлегә тулысынча чынга ашмаган, шулай ук дәреслекләр, методик кулланмалар җитмәү дә кулны тота. Күп очракта, әлбәттә, биредә яшәүче милләттәшләребез Татарстан ярдәменә таяна.

Әстерхан урамында саф татарча Тукай шигырьләрен яңгыраткан сабыйлар – киләчәкнең авазы. Бу өметне саклау өчен игътибар һәм ярдәм дә кирәк. Чөнки читтәге һәр татар мәктәбе ул – милләтебезнең йөрәк тибеше.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ