Җәлилне һәйкәл түгел, шәхес итеп күрәсе килә!
Быел татарның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгы билгеләп үтелде. Исеме бөтен Җир шарына танылган шагыйрь мирасын, шәхесен яшь буын арасында таныту алымнары турында cөйләргә Җәлилнең музей-фатиры мөдире Ленария Мөслимованы чакырдык.
Муса Җәлил – дөньякүләм танылган шәхесебез. Юбилей елында аңа татарларның игътибары гына түгел, башка милләт, төрки халыкларның да, кызыксынучыларның да игътибары зур булачак. Әмма моңарчы да Җәлил игътибарсыз калган шәхес дия алмыйбыз. Казандагы музей-фатирын гына алыйк. Шагыйрьгә нисбәтле чара-проектлар даими оештырылып килә. Күргәзмәләргә балалар да, олылар да эзне суытмый. Муса Җәлил – Россия күләмендә дәреслекләрдә укыла торган бердәнбер татар шагыйре! Шуңа да ул бик популяр. Мәктәп балалары төрле төбәкләрдән килә. Шунлыктан музейга кешене җәлеп итү генә түгел, җәлилчеләр, дуслары ягыннан иҗтимагый мәйданда музейның яңа якларын ачу – безнең бурыч.
Юбилей елында велосипед уйлап чыгарырга җыенмыйбыз. Шулай да аудиторияне киңәйтүгә йөз тоттык. Шәхсән үземнең моңарчы эшчәнлегем яшьләр хәрәкәте белән тыгыз бәйләнгән иде. Шуңа күрә Муса Җәлилнең яшьлек чорын күбрәк пропагандалауны хуп күрәм. Актив, тынгысыз, булдыклы егет образына басым ясыйсым килә. Нинди шартларда да газиз Ватанына, милләтенә, дәүләтенә, идеяләренә тугры калган егет буларак киңрәк ачасы иде аны. Мулла оныгы, балачактан дини тәрбия алган... Күңелендә фикер каршылыклары да булгандыр. Әмма кыйбласына, максатына һәрвакыт тугры калган.
Партия эшендә нәкъ революция елларында була 17 яшьлек комсомол. Ничек менә шушы ике идеологияне үзендә эчке конфликтсыз (гармоник дип әйтәбез инде хәзер) сыйдырып барган икән соң ул? Ничек шулай матур итеп иҗат итә алган?
Шагыйрь исемен йөрткән Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында, гомумән, беренче әдәби мөхәррир ул. Мәскәүдә ун елга якын бик уңышлы эшли, төрле иҗат кешеләре белән аралаша. Нәҗип Җиһанов белән дә шунда таныша. Казанга аны опера һәм балет театрының әдәби мөдире итеп чакырып кайтарганнар.
Сугышка кадәрге шигырьләре бик позитив. Оптимист, якты, рухны күтәрүче, тоткан кыйбласына шулкадәр ышанган һәм, чыннан да, үз юлын тапкан. Адәм баласы нәрсәгәдер шулай ихлас күңелдән ышанса, тормышы ямьле, мәгънәле һәм бәрәкәтле уза дигән нәтиҗәгә киләм. Үземнең дә, яшьләр хәрәкәте лидеры буларак, максатым – татар яшьләрен, аларның үзаңын үстерү. Менә минем дә тормышымны Җәлил иҗаты тулы мәгънәле итә. Шул яктан ул миңа якын, без – аваздашлар. Коллаборацияләргә һәрвакыт ачыкмын.
Бездә шәһәр экскурсияләре бик популяр. Җәлил башта Казанда рабфакта укый. Аннары Мәскәүдә, аннан кире кайтып, тагын ике елга якын вакытын монда уздыра. Казанда дуслары, танышлары күп булган. Ул йөргән сукмак, ул эшләгән, чыгыш ясаган истәлекле урыннарны барлагач, бу сәяхәтләр аеруча да кызыклы икәне беленә. Татарстанның Милли музее хезмәткәре Данис Хисмәтуллинның Муса Җәлил тормышына, иҗатына багышланган яңа авторлык экскурсиясе әнә шундыйлардан. Үзебез «Җәлил эзләре буйлап» дип аталган проектны былтыр ук башлап җибәрдек. Бу сәхифәгә күп кеше тупламыйбыз, чөнки шәһәр буйлап җәяү шактый күп йөрелә (өч сәгатькә сузыла), квестлар да узарга туры килә. Программада чәйләп алу да каралган. Язучылар берлегендә Бөек Ватан сугышына кадәр менюда нәрсәләр булганлыгы да өйрәнелгән. Сәяхәтчеләргә нәкъ шул вакыттагы меню тәкъдим ителә. Бу – Җәлил чорына баш-аягың белән чумарга менә дигән мөмкинлек!
Муса Җәлилне коеп куйган һәйкәл сыман кабул итәргә өйрәнгәнбез. Әмма ул да – Оренбургтан чыккан гади авыл егете. Үз каһарманнарыбызны шәхес, гади кеше буларак кабул итү дә кирәк. Тузан тидермәгез, бозмагыз дип кенә аның популярлыгын яшьләр арасында арттырып булмый. Миңа калса, аны шәхес буларак төрле яктан өйрәнергә тиешбез. Олы шәхескә бөтен яктан да коеп куйган һәйкәл итеп кенә карарга ярамый. Март аенда эшли башлаячак «Ачык университет» кысаларында безнең онлайн лекторий да планлаштырылган.
Җәлилнең дәвамчылары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Чулпан ханымның әтисе хатларын күрсәтеп, чараларда катнашып китүе традициягә әйләнгән. Бәлки лекторийларда бүтән юнәлешләрне дә ачарбыз. Җәлилнең башка балалары да игътибар үзәгенә керәчәк.
Музейда Җәлилнең кул җылысын саклаган экспонатлар шактый. Каешы, мандолинасы, китаплары, киштәләре, үзенчәлекле фотолардан торган альбомы һ.б. Күргәзмә залын азрак үзгәртү исәбе дә бар. Казан чорындагы экспозицияне баетып, әйтик, дуслары белән шахмат уйнап утырганын, нәрсәләр язганын, нинди пластинкалар тыңлаганын күрсәтеп, шул чорны җанландырып җибәрәсе иде. Музейда мандолина уйнау буенча өйрәтү дәресләре оештырсак та мавыктыргыч булыр иде. Җәйге матур, җылы кичләрдә Казан паркларында «Җәлил кичәләре» тамашасы оештырасы килә. Боларның барысын да Муса Җәлил шәхесен яңа форматка чыгару дип тә кабул итәргә мөмкин.
Мөршидә КЫЯМОВА әзерләде
Альберт САБИР фотосы





Комментарийлар