Абдулла Сайганов: шәхес, мөгаллим, галим
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, әдәбият галиме, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы
Быел Казан дәүләт педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырылуга 100 ел тула. Шуның ике дистәгә якыны Абдулла Җамалетдин улы Сайганов җитәкчелегендә уза. Инде аның вафатына да илле елдан артып китте. Шуңа күрә бу исем хәзерге буын милләттәшләребез хәтереннән җуелып та барадыр. Әмма сүз сәнгатебезне үстерүгә, мәгарифебезгә һәм мәдәниятебезгә яңадан-яңа кадрлар тәрбияләп үстерүгә ул керткән өлеш зур, аның бу өлкәдәге хезмәтләре һич тә онытылырга тиеш түгел.
Укырга алмаска дигән язуыгыз бармы?
Абдулла тумышы буенча Әстерхан шәһәреннән. Аның әтисе Җамалетдин Йосыф улы инкыйлабка кадәрге елларда үз хуҗалыгында ат тота. Ярдәм итүен сорап килгән кешеләрне барасы җирләренә илтеп куя, йөкләрен ташый. Тормышлары шулай җайланган. Хатыны Гайшә белән мохтаҗлык күрмичә генә көн күрәләр. 1913 елда малайлары туа. Яшь чагында мәдрәсәдә уку эләккән әтисе аңа Абдулла дип исем куштыра. Абдулла (Габдулла) – мәгълүм булганча, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең әтисенең исеме. Укый-яза белгән, китаплар укырга һәвәс ата, шул рәвешле, улының кеше арасында абруйлы булып яшәвен тели.
Әмма малайга алты яшь вакытта әнисе вафат була. Бәхетенә, үги анасы Газизә йомшак күңелле, балага миһербанлы мөнәсәбәт күрсәтүче хатын икән. Тик ул да озын гомерле булып чыкмый. Җамалатдин ага, ничек итсә итә, улын укытырга омтыла. Урта мәктәпне тәмамласын өчен, бөтен шартларны тудыра. Шул елны шәһәрдә кулларына өлгергәнлек аттестаты алган яшьләрдән укытучылар әзерли торган икееллык курслар ачыла. Ата улын шунда алып бара. Ләкин биредә аларны ике куллап каршы алучы юк икән, ничек итсәләр итәләр, малайны укырга алмау ягын каералар. Имеш, теге сәбәп, бу сәбәп комачау итә. Бу инде 1924 ел була. Димәк, инкыйлабтан соң җиде ел вакыт узып бара. Газеталарда нәрсәләр язылуын күзәтеп барган Җамалетдин агай курсларның мөдиренә болай ди:
– Эшче баласын укырга алмаска дигән язуыгыз бармы? Булса, күрсәтегез!
Билгеле булганча, бу вакытта эшче сүзенең абруе зур, шуңа күрә мөдир, ык-мык килсә дә, малайны укырга кабул итмичә кала алмый.
Абдулла бик тырыш була. Барлык фәннәрне дә тырышып үзләштерә. Укучыларны төрле фәннәр буенча ярышларда (ул вакытларда олимпиада сүзен куллану булмый әле) катнаштыралар, Абдулла гел җиңүчеләр арасында. Әлеге мөдир аны мактап бетерә алмый, ярый әле, сине укырга алганбыз, дип сөенә.
Уку тәмамлангач, аны шәһәрдән ерак та булмаган Нариман районына башлангыч сыйныфларны укытырга җибәрәләр. Егетне биредә дә үз итәләр, яратып өлгерәләр. Син безгә шәһәр культурасы алып килдең, үз-үзеңне тәрбияле тотышың, кешеләргә әйбәт мөнәсәбәтең белән үрнәк күрсәттең, диләр. Ике елдан соң инде аны Татар Башмагы авылындагы җидееллык мәктәпкә уку-укыту эшләре мөдире итеп күчерәләр. Биредә һәм белем бирүче, һәм җитәкче буларак, үзен яхшы укытучы, оста оештыручы итеп раслый. Әмма үзе сизә: ни генә дисәң дә курсларда алган әзерлек кенә җитми, тагын да төплерәк белем алырга кирәк. Улы өчен сөенеп бетә алмаган әтисе дә моны хуплый. Укыту-тәрбия эшендә өчьеллык тәҗрибә туплагач, егерме өч яшендә Абдулла Әстерхан педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә (нәкъ шул елны биредә эшләп килгән татар теле һәм әдәбияты бүлеге ябыла).
Булдыра алырмынмы?
Ниһаятъ, 1940 елда югары белемгә ия була ул. Бик яхшы укыган, җитди табигатьле егетне үз институтларында укытучы итеп калдыралар. Бу вакытта аңа 27 яшь була. Халыкара мәйданда бу – бик катлаулы вакыт. Әле узган елның 1 сентябрендә фашистлар Германиясе Польшага басып керә. Бу – Икенче бөтендөнья сугышының башланып китүе дип саналды. Безнең илебезгә дә куркыныч яный. Шул шартларда Абдулланы армиягә чакыралар. Хәрби хезмәтне Измаил шәһәрендә башлый, сугышны да шунда каршылый. Аңа озак сугышырга язмаган икән. Ул каты яралана, контузиягә дучар була. Бу очракта бер гадәттән тыш хәл булуын әйтергә кирәк. Аларның атлы отряды Одесса янында сугыша. Снаряд шартлавы нәтиҗәсендә Абдулла ат өстеннән җиргә алып бәрелә. Бераз аңына килгәч, аягына басарга омтыла, әмма булдыра алмый. Аты исә аның янында тора, беркая да китми. Алай гына да түгел, хуҗасы күтәрелә алмагач, ат аның янына җиргә ята. Абдулла, ничек итсә итә, ат өстенә менүгә ирешә. Аты аны куркынычсыз урынга алып чыга. Миңа бу хакта пединституттагы остазым Җамал апа Вәҗиева (профессор Мөхәммәт ага Гайнуллинның хәләл җефете) сөйләгән иде. Бу хәл 1942 елның февралендә була. Бәхеткә, яшь организм үзенең яшәү көчен күрсәтә. 9 майда аны госпитальдән чыгаралар. Абдулланың туган көнен метрикага язарга оныткан булганнар. Туган елын белсә дә, туган көне билгеле түгел икән. Сәламәтләнеп чыккан көнен ул туган көне итеп сайлап ала. Җитмәсә, шул ук көн 1945 елда Җиңү көне дә булып чыга. Шул рәвешле, ике бәйрәмне бер көнне билгеләп үтүне гадәткә кертә. (Соңыннан, архивларны өйрәнгәндә, мин аның туган көне 18 май икәнен ачыклауга ирештем. Шул ук май ае булып чыга икән.)
Абдулла өчен сугыш тәмамлана. Әстерханда аны институттагы үзе эшләп киткән кафедрага өлкән лаборант итеп алалар. Казанда әтисенең якын туганы бар икән. Ул гаилә йомышлары белән Татарстан башкаласына килә. Егетнең фикерле, белемле икәнен күреп, туганнары аны Казанда калырга өнди. Мондый әзерлекле кешегә эше дә тиз табыла – Мәгариф министрлыгында инспектор булып эшкә урнаша. Ил җитәкчелеге сугыш вакытында да югары квалификацияле кадрлар әзерләүне туктатмый. Абдуллага пединституттагы татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага керергә тәкъдим итәләр. Дөресрәге, мәсьәләне кире каккысыз итеп куялар. Ризалык бирми торуының сәбәбе – ул да булса аның белгечлеге рус теле һәм әдәбияты булуы. Ә монда татар теле һәм әдәбияты буенча махсуслашырга кирәк. Булдыра алырмынмы?
– Син бит утлар-сулар кичкән фронтовик, булдырырсың, тырышырсың, үзләштерерсең, туган халкыңның рухи хәзинәләрен тирән өйрәнгән белгечләр кирәк, бетте-китте.
Ул вакыттагы ректор Йосыф Әхмәтҗан улы Туишев үзе кодалый.
Шөгыльләнә торгач, татар сүз сәнгатенең эченәрәк керә башлагач, ул мавыгып китә, тел-әдәбият белгечлегенең гомуми кануннарын үзләштергән булуы аңа нык ярдәм итә. Ул биредә укуын 1946 елда кандидатлык диссертациясен яклап тәмам итә. Хезмәтенең темасы – «Шәриф Камал хикәяләре» дип атала.
Фәнни эшләрнең бу баскычларын үткән кешеләр белә, диссертация кебек хезмәтләрдә өйрәнү өчен бирелгән (яки үзең сайлап алган) тема тар кысаларда гына тикшерелми, бу очракта чорның, әдәби күренешләрнең, тормышның үзендәге хәл-әхвәлләрнең гомуми чолганышы да исәптә тотыла. Ш. Камалның классик хикәяләре иҗат ителү вакыты буенча ХХ башына мөнәсәбәтле, димәк, тикшерүче өйрәнү объектын шул чор яктылыгына куеп карый. Ник дигәндә, Ш. Камал хикәяләрендәге тормыш чынбарлыгы, куелган мәсьәләләр гомуми хәлнең үзенчәлекләре белән шартлана. Әйтергә теләгәнем шул, аерым бер темага хезмәт язган кеше тулы бер чор әдәби хәрәкәтенең белгече булып әверелә.
Мәскәүдәге Югары аттестация комиссиясе дә озак көттерми, диссертацияне раслый, РСФСР Мәгариф министрлыгы аңа доцент дигән гыйльми исем дә бирә. Эш урынында да аның хезмәтләре тиешенчә бәяләнә, халык мәгарифе отличнигы дигән исемгә лаек дип табалар. 1951 елда пединститутның тарих-филология факультеты деканы, 1953 елдан татар әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. Бу вазифада ул 19 ел, ягъни 1972 елга кадәр эшли. Анда да докторлык диссертациясен төгәлләү максаты белән генә китә.
Матур әдәбият һәм эстетик кануннар
Шәхсән минем үземә Абдулла Җамалетдиновичның шәкерте булырга туры килде. Ул бездә әдәбият белеменә кереш, әдәбият теориясе курсларын алып барды. Күп еллар буена әдәбият тарихын укытканын да беләбез. Аның лекцияләре академик характерда, мәгълүматлар, җиткерелергә теләгән фәнни карашлар мантыйклы рәвештә төзек хәлгә китерелгән була, фикерләрен төгәл җиткереп бара, нәрсәне дә булса ачыклау өчен, кире чигенүләр ясамый. Үзе бераз саңгыраурак булгач, башкаларны да шулайрак дип уйлыймы, шактый кычкырып сөйләшә. Тавышы көчле, әмма сөйләве тигез генә, сыгылмалы түгел. Шуңа күрә бу бөртөрлелек ялыктыра да башлый. Әмма ул, сөйләменә яңадан-яңа мәгълүматлар кертә барып, тыңлаучыларның игътибарын үзенә тарта белә. Көнбатыш, рус әдәбиятларыннан җайлы гына итеп параллельләр кертеп җибәрә. Яки алардагы безнең сүз сәнгатендә кабул ителмәгән якларны күрсәтеп бирә. Шунысы бар: ул көнчыгыш әдәбиятларына шактый сирәк мөрәҗәгать итә. (Аның каравы, борынгы әдәбият мөгаллимебез Шакир абый Абилов фарсы, гарәп, төрек әдәбиятлары әсәрләрен үзебезнеке кебек иркенләп сүз сөрешенә кертә иде.)
Абдулла Сайганов күп еллар буена татар һәм рус әдәбиятлары бәйләнешләре курсын укытып килгән. Мондый бәйләнешләр дигәндә, гадәттә рус әдәбиятының безнекенә тәэсир итүе турында сүз алып баруга өстенлек бирәләр. Әмма Абдулла абый мондый үзара мөнәсәбәтләрдә татар әдәбиятының да мөмкинлекләрен ачып күрсәтә иде. Бу җәһәттән бигрәк тә аның «Матур әдәбият һәм эстетик кануннар» дигән махсус курсы күңелемдә ныгып урнашты. Монда инде ул, суга җибәрелгән балык шикелле, үзенең табигый рәвештә иркен фикер йөртүе, катлаулы мәсьәләләрне гади генә итеп җиткерә алуы белән алдыра иде. Чөнки ул бу өлкәне, кем әйтмешли, биш бармагы кебек белә генә түгел, бәлки аңа гашыйк та иде шикелле. Әсәрләрне сәнгатьчә иҗат итүгә кагылышлы фәлсәфи тәгълимат яктылыгына куеп тәфтишләү белән мавыгып бәян итә. Мондый вакытларда аның сөйләмендәге монотонлык та юкка чыга. Анң каравы Г.Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Г. Ибраһимов һәм башка каләм әһелләренең иҗаты фәлсәфи уйланулар чолганышында бөтенләй башка кимәлдә күңелдә урнашып бара. Аның лекцияләрен кыенрак кабул итүчеләр дә була иде. Әмма шул ук вакытта лектор белән очрашуга шат булучылар да аз булмады. Мин үзем дә бу соңгылар рәтендә идем.
Остазымның бу лекцияләрен мин аның докторлык диссертациясен язуын төгәлләгән чорда тыңлаганбыз икән. Димәк, аның бу катлаулы мәсьәләләргә карашы тәмам ачыкланган, билгеле бер эзгә салынган, басылган хезмәтләре, укылган докладлары белән сыналган. Үз-үзенә ышанган булу, карашларының ныклыгы тыңлаучыларны да мавыктыра, аларны фикердәшләре итеп әверелдерә. Абдулла абый Сайганов менә шундый укытучы, остаз иде. Иң мөһиме, фәнен яраттыра белә иде.
Бер дәресе аеруча хәтердә калган. Ул Ләбиб Гыйльми дигән утызынчы еллар язучысының «Чын мәхәббәт» исемле романын сүтеп җыюга багышланган иде. Дәрес мәхәббәт сүзен аңлатудан башланды. Әлеге төшенчәнең асыл мәгънәсе, аның төрле чолганышларда кулланылышы искә төшерелде. Шулай да мәхәббәт кешенең кемгәдер яки нәрсәгәдер хисләр дәрәҗәсендәге мөнәсәбәтен белдерүче сүз булуы ачыкланды. Инде әлеге әсәрнең тукымасында шуңа мисал булырдай дәлилләрне эзләргә керештек, һәм, ниһаять, автор әйтергә теләгәнне төшендек: биредә утызынчы елларның гаять катлаулы хәл-әхвәлләре шартларында бер гаепсез рәнҗетелгән кешенең җитәкче партиягә мәхәббәте турында сүз бара икән бит. Ягъни мәхәббәт кебек бик тирән мәгънәле сүзнең асыл мәгънәсен ачыклауга багышланган әсәрдә сәнгатьлелекне идеологиялелектә күрергә теләүнең бик гыйбрәтле мисалы икән бу.
Мондый дәресләрдә алган юнәлешлр миңа алга таба да гамьләнү, фәнни фикерләү нигезләре булды. Фәнни тикшеренүләремнең бер этабында алар, гомумән, алгы планга чыкты, алар «Эстетика һәм социологизм» дигән монографиямнең нигезенә ятты.
Абдулла Сайганов үзенең эстетик юнәлештәге тикшеренүләрен докторлык диссертациясе дәрәҗәсенә җиткерә алды. Ул «Татар эстетик фикер тарихыннан. Фатих Әмирхан эстетикасы һәм ХIХ йөзнең ахыры – ХХ йөз башы татар реалистик әдәбиятында эстетик идеяләр» дип аталды. 1973 елда, Баку университетына барып, уңышлы яклап кайтты. Мәскәүдә Югары аттестация комиссиясе аны раслады. Әмма, авыруы көчәеп китү сәбәпле, дипломын алуга кадәр дә яши алмады – 1974 елның 19 апрелендә 61 яшендә вафат булды.
Абдулла Сайгановның монографиясе Казан дәүләт педагогика институтының татар әдәбияты кафедрасы тарафыннан нәшер ителүче «Татар әдәбияты мәсьәләләре» җыентыгында гына басылып калды. Андагы тикшерү нәтиҗәләре бүген дә мөһим, әле киләчәктә дә шулай булачак. Шуңа күрә аны китап итеп чыгаруны кирәкле эш дип санарга кирәк.
Әйе, Абдулла Сайганов татар әдәбияты тарихын, аның күренекле вәкилләренең эстетик карашларны өйрәнүгә җитди өлеш керткән галим иде. Фәнебезнең бу тармагында хөрмәтле остазыбызның өлеше зур һәм мөһим. Бу эшчәнлекне һәм аның җимеше булган фәнни мирасын өйрәнү дә актуаль бурыч булып кала. Әдәби үсешебезнең мәгълүм этабында мондый галимебезнең булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз, сагынып искә алабыз.





Комментарийлар