Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының октябрь саны

Журналыбызның сентябрь ае саны Апас районы мөгаллимнәренең эш тәҗрибәсенә багышлана. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева белән биредә милли мәгарифнең торышы, уңышлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында сөйләштек

Сентябрьдә Бурятия Республикасы Улан Удэ шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2025» һөнәри конкурсының йомгаклау этабы узды. Татарстанны тәкъдим иткән Айсылу Мөхәммәтова «Укытучылар арасында иҗтимагый танылу лидеры» номинациясендә җиңүче, ә Айгөл Корбанова «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы практикалары (тәрбиячеләр) – 2025» номинациясендә илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә керде. Журнал да шушы бәйгенең нечкәлекләрен яктырткан язма белән башланып китә.

Моннан тыш, Педагогларга аттестация үтү өчен киңәшләр, Алексеевск районы методистлары эшчәнлеге, Биектау районы Олы Кавал авылы мәктәбе директорының кызыклы фикерләре белән таныша аласыз.

Иң шәп материал – химия фәненнән 2024 елга дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә җентекле анализ һәм 2025 елга үзгәрешләр. Ул республика мөгаллимнәренә дә, укытучыларга да, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче егет-кызларыбызга да файдалы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ